Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Тукай энциклопедиясе» Мәскәү җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителә

«Тукай энциклопедиясе» Мәскәү җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителә

admin 15.04.2018

(15 апрель 2018) 26 апрель — Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 132 ел тулган көнне Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре «Тукай энциклопедиясе»н тәкъдим итәчәк.

0106

«Тукай энциклопедиясе» — татар телендә эшләнгән беренче персональ энциклопедия.

Проект киң катлау укучыларга юнәлдерлегән. Ул шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорны, аның тирәлеген һәм әсәрләрен аңлауда булышлык итәрлек күп төрле ачышларны һәм фикер-күзәтүләрне бергә туплаган фундаменталь хезмәт.

864 биттән торган бу энциклопедия 2358 фәнни-нәзари мәкалә һәм белешмәне үз эченә ала. Алар бүгенге кулланылыштагы татар алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Һәр мәкалә азагында әсәрләр һәм әдәбият исемлеге бирелгән. Исемлектә мәкалә, белешмәнең темасы чагылыш тапкан төп чыганаклар күз алдында тотыла. Гарәп яисә латин графикасындагы татар телле чыганаклар барысы да кирилл язуында китерелә. Китапта Тукай дөньясы төп сигез тематик юнәлештә тәкъдим ителә.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыкларының балалар уеннары видеохрестоматиясе
Далее: «Данлы Җиңү безнең хәтерләрдә» концерт программасы: 20 апрель 15:00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57