Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Туристлар «Этномәдәни Казан» белән таныша алачак

Туристлар «Этномәдәни Казан» белән таныша алачак

admin 06.03.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Этномәдәни Казан» милли туристлык маршруты» проекты буенча оештыру киңәшмәсе узды. Аңа милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында старт биреләчәк. Киңәшмәгә башкалада үз мәдәни үзәкләре булган республиканың дүрт милли берләшмәсе вәкилләре чакырылган иде. (ФОТО)

Проектның максаты — Казан халкын һәм кунакларын экскурсия маршруты барышында төрле халыкларның милли мәдәнияте белән якыннанрак таныштыру.

Оештыручылар үз бурычларын төбәкнең мәдәни традицияләрен, туристларның үз-үзләрен тотыш модельләрен, булган объектларны һәм инфраструктураны исәпкә алып, туристлык продукты булдыруда күрә. Проект — Татарстан, Россиянең башка төбәкләре халкы, чит ил туристлары өчен.

Киңәшмәдә А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Республикасының Немец йорты, «Хэсэд Моше» яһүд иҗтимагый-хәйрия үзәге һәм Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк вәкилләре катнашты. Бу үзәкләр, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортыннан тыш, экскурсия маршрутының төп туристик нокталары һәм яңа проект партнерлары булачак.

«Этномәдәни Казан» проекты Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты белгечләре тарафыннан эшләнелде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57