Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Түбән Камада «Талир тәңкә» халык фольклор ансамбленең 25 еллыгын билгеләп үттеләр

Түбән Камада «Талир тәңкә» халык фольклор ансамбленең 25 еллыгын билгеләп үттеләр

admin 19.12.2024

Бүген Халыклар Дуслыгы йортында «Талир тәңкә» үзешчән ветераннар халык фольклор ансамбле оешуга 25 ел тулуга багышланган зур юбилей кичәсе узды.

Ансамбль 1999 елда Дәүләтова Клара Баян кызы тарафыннан оештырылып иҗат эшен башлап җибәрә. 2012 елдан ансамбльне Атказанган мәдәният хезмәткәре Гайнмхәмәтов Флер Бикмөхәмәт улы җитәкли башлый. Ансамбль ихлас күңелле үзешчәннәре белән дистәләгән еллар таркалмыйча иҗат итә, халыкка хезмәт итә, камиллеккә омтыла. Моның иң яхшы дәлиле — фольклор ансамбле ветераннарының үзешчәннәр өчен үткәрелә торган республика, бөтенрәсәй бәйгеләрендә һәм фестивальлләрендә уңышлы чыгышлары, күпсанлы җиңүләре.

Хөрмәтле «Талир тәңкә» үзешчән ветераннар халык фольклор ансамбле коллективына киләчәктә дә милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү эшендә иҗади уңышлар, яңадан-яңа казанышлар, рәхмәтле тамашачылар теләп Түбән Кама муниципаль районы меры Рамил Хәмзә улы Муллин исеменнән, Ветераннар Советы председателе Китанов Григорий Леонид улы һәм «Халыклар дуслыгы йорты» директоры Хафизов Васил Фаиз улыннан рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук Бөтендонья Татар конгрессы җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы исеменнән дә ветераннарыбыз өчен истәлекле бүләкләр бирелде.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57