Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Удмуртиядә балалар өчен “Йолдызлар яңгыры” төбәкара татар сәнгате фестивале уздырыла

Удмуртиядә балалар өчен “Йолдызлар яңгыры” төбәкара татар сәнгате фестивале уздырыла

admin 09.11.2015

(9 ноябрь, 2015 ел) Удмуртиядә балалар өчен “Йолдызлар яңгыры” төбәкара татар сәнгате фестивале уздырыла. Фестивальдә Удмуртиядән генә түгел, Татарстан, Башкортстан Республикаларыннан һәм Пермь краеннан да катнашучылар көтелә.  

Әлеге чара республикада 5 нче тапкыр оештырыла. 5-17 яшьлек сәләтле балалар үзләрен җыр, бию һәм сүз сәнгате номинацияләрендә сынап карый алачак.

Фестивальдә Удмуртиядән генә түгел, Татарстан, Башкортстан Республикаларыннан һәм Пермь краеннан да катнашучылар көтелә.

Хәзер республикада зона сайлап алу турлары Глазов, Можга һәм Ижевск җирлекләрендә үткәрелә. Оештыручылар сүзләренчә, сайлап алу турларына килә алмаучылар үзләренең чыгышларын видеотасмага яздырып, аларга юллый һәм зона сайлап алу турын, дистанцион рәвештә, уза ала.

“Йолдызлар яңгыры”ның гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы 28 ноябрьгә билгеләнгән. Ул Удмуртия Республикасының Халыклар дуслыгы йортында була.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57