(6 июль, 2016 ел) 9 июль көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортының концертлар залында РТ удмуртлары милли-мәдәни автономиясе танылган заман язучылары һәм шагыйрьләре Алексей Иноземцев һәм Александр Агеевның иҗат кичәсен уздыра.
Алексей Борисович Иноземцев – философ, шагыйрь, балачактан шигырьләр яза. “Золотое перо Руси” премиясенең “Поэзия” номинациясендә җиңүче. Ул барлыгы 1500 шигырь иҗат иткән. Шигырьләрнең кайберләренә көй дә язылган.
Александр Иванович Агеев — Совет чоры һәм Россия икътисадчысы; икътисад фәннәре докторы, профессор; Россия язучылар Союзы һәм Россия журналистлар Союзы әгъзасы; Икътисади стратегияләр фәнни-тикшеренү институты директоры. Иҗат кичәсендә аның “Казак из стали” китабы тәкъдим ителәчәк.
Башлана 17:00 сәгатьтә.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге