Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Uen fest фестивалендә катнашучылар балалар белән халык уеннары уйнаячак

Uen fest фестивалендә катнашучылар балалар белән халык уеннары уйнаячак

admin 11.08.2020

(11 август 2020) Традицион халык уеннарына багышланган I Uen fest фестивале кысаларында республиканың әйдәп баручы театрлары актерлары бу атнада Татарстан башкаласындагы ишегалларына юл тотачак. Алар борынгы уеннарның күп төрлелеге, аларның барлыкка килү тарихы хакында сөйләячәк, шулай ук теләгән һәркемне шундый уеннар уйнарга өйрәтәчәк.

Кариев театры артистлары катнашындагы беренче бәйрәм 11 августта, Вишневский урамындагы 49нчы йорт ишегалдында узачак. 12 августта эстафетаны Камал театры актерлары кабул итеп алачак, алар Чапаев урамындагы 14/06, 16нчы йорт ишегалларында яшәүчеләр өчен программа әзерли. Чаралар кичке алтыда башлана.

Фестиваль Казан белән генә чикләнмәячәк. Мондый чараларны республикадагы 1 меңнән артык ишегалдында (шул исәптән «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгәннәрендә дә) үткәрү күздә тотыла.

Uen fest фестивале 1 августта башланды. Татарстанның әйдәп баручы театрлары актерлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, яраткан халык уеннарын уйнап, аларны видеога төшерде һәм үз учреждениеләренең социаль челтәрләрендә #уенфест хэштегы белән урнаштырды инде.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57