Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Уфада Габдулла Тукай әсәрләре буенча фильм тешерүгә әзерлек башланган

Уфада Габдулла Тукай әсәрләре буенча фильм тешерүгә әзерлек башланган

admin 27.01.2016

(27 гыйнвар, 2016 ел) Татар классик шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре буенча Башкортстан башкаласы Уфада фильм тешерүгә әзерлек эшләре башланган. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

«Р.И.Продакшн» киностудиясе социаль челтәрләрдә Тукайның иҗатына битараф булмаучылар өчен конкурс игълан иткән һәм персонажларның эскизын, сурәтләрен җибәрүләрен сораган. Киностудия җитәкчесе — билгеле режиссер һәм кинооператор Рияз Исхаков хәбәр итүенчә, ул уен фильмы төшерергә ниятли. Әлеге мәлдә сценарий гына бар. Режиссер «Шүрәле» һәм «Су анасы» поэмаларын, шулай ук берничә шигырьне сайлап алган. Әсәрләрнең текстлары, үзгәрешсез калган хәлдә, тематик яктан бер-беренә бәйле булачак. «Моңа тиклем шушы тема буенча эшләгән идек: әтием актер Марат Исхаков Уфаның Дим районында Шүрәле ролен уйнаган иде», — дигән Рияз Исхаков.

Инде киностудия финанслау мәсьәләсе белән шөгыльләнә, инвесторлар эзли, диелә «Башинформ»да.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57