Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Уфага «Татар кызы — 2017» бәйгесенә илнең 19 иң чибәр кызы киләчәк

Уфага «Татар кызы — 2017» бәйгесенә илнең 19 иң чибәр кызы киләчәк

admin 29.09.2017

(29 сентябрь, 2017 ел) Октябрьдә Уфада «Татар кызы-2017» халыкара матурлык бәйгесенең йомгаклау өлеше узачак. Анда катнашу өчен Башкортстан башкаласына Казанда узган сайлап алу этабында җиңгән 19 иң чибәр кыз киләчәк. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

0

Уфадагы йомгаклау өлешенә махсус кунак «Голос»ның беренче сезон җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова килер дип көтелә. «Татар кызы-2017» җиңүчесенә «Лада» автомобиле бүләк ителәчәк. Бу хакта «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең җитәкчесе Лена Колесникова белдерде.

«Безнең өчен әлеге бәйге яшьләр белән эшләүнең уңышлы формасы. Чөнки проектның төп максаты – туган телне, гореф-гадәтләрне, тарих һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү. Ел саен бәйге төбәкләрдә генә түгел, ә чит илләрдәге татарларны берләштерүче чара булып тора», –диде Лена Колесникова.

Татарстан вәкиле, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең урынбасары Данис Шакирова сүзләренчә, Уфада узачак «Татар кызы» бәйгесенә 250дән артык кунак килүе көтелә. Алар төбәкләрдәге татар иҗтимагый берләшмә җитәкчеләре, катнашучыларга ярдәм итү төркеме вәкилләре, Татарстаннан оештыручылар командасы. Шулай ук тамашада чыгыш ясау өчен Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары да киләчәк.

Сүз уңаеннан, «Татар кызы-2017» халыкара матурлык бәйгесенең йомгаклау өлеше Татарстан һәм Башкортостан хөкүмәте, «Берлек» төбәк татар иҗтимагый мәдәни-мәгариф оешмасы һәм «Татар кызы» бәйгесенең башкарма дирекциясе ярдәме белән үткәрелә.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Яшьләр Ассамблеясе активистлары Татарстан районнарында булып кайттылар
Далее: Халыклар Дуслыгы йортында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57