(9 февраль, 2017 ел) Казанда UFM радиостанциясендә туган телдә баручы тапшыруның беренче эфиры узды. Аның беренче алып баручысы — Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясенең Африка студентлары союзы вәкилләре Оливер Вальдо һәм Альфредо Рефана булдылар.
Әлеге эфир француз телендә барды, аны 800 радиотамашачы тыңлады.
Исегезгә төшерәбез, алып баручыларны сайлау буенча кастинг 29 гыйнвар көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында үтте.
Әлеге проектны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, UFM студентлар радиосы, Казан федераль университетының интернет-радиосы бергәләп оештыра. Яңа радиопроектны Россия халкы да, чит ил аудиториясе дә тыңлый ала.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге