(20 гыйнвар, 2017 ел) Татарстанның беренче президенты, Республика Дәүләт киңәшчесе, “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни
Минтимер Шәймиев 1937 елда хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1954 елда М.Ш.Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959 ел) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
- 1969-1983 еллар – ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
- 1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.
- 1983-1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
- 1985-1989 елларда – ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе.
- 1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.
- 1990 елда ТАССР Югары Шурасы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә.
Бүген дә милли диаспоралар вәкилләре Минтимер Шәймиевның Татарстан халыклары Ассамблеясен оештыруда төп рольне уйнады дип әйтә. Ассамблеянең барлыкка килүе Президент тарафыннан хупланган Татарстан халыклары корылтае катнашучылары карарын тормышка ашырды. Әлеге зур чара 2007 елның нояберендә Казанда үтте.
Минтимер Шәймиев ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
1994-2001 елларда Русия Федерациясенең Федераль МәҗлесенеңФедерация Шурасы әгъзасы.
2005 елның 25 мартында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
2010 елның 25 мартында Минтимер Шәймиевның Татарстан Республикасы президенты вәкаләте тәмамлана. Апрель аенда ул Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе итеп билгеләнә. 2010 елның апрель аеннан ул “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни
Юбилярны шәхсән Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев котладылар. Россия Президенты Минтимер Шәймиевны Россия һәм татар мәдәнияты һәм тарихы мирасын саклау һәм өйрәнү буенча алып барган эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, XVII гасыр голланд картографы Виллем Блауның борынгы Татария картасын бүләк итте.
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты Минтимер Шәймиев исеменә юлланган барлык котлауларга кушыла һәм аңа нык сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар тели.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге