Бүген Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевның туган көне.
Минтимер Шәймиев 1937 елда хәзерге Актаныш районының Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1954 елда мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аннан соң авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли. 1969-1983 елларда – ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры. 1983 елда – ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары. 1983-1985 елларда – КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре. 1985-1989 елларда –ТАССР Министрлар Советы Рәисе. 1989-1990 елларда – КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре. 1990 елда ТАССР Югары Советы Рәисе итеп сайлана.
1991 елның 12 июнендә республиканың беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы Минтимер Шәймиевның республикада тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, катлаулы социаль-икътисади проблемаларны хәл итү буенча куйган тырышлыгын югары бәяләде. Һәм бүген милли диаспоралар вәкилләре, Минтимер Шәймиев Татарстан халыклары Ассамблеясын оештыруда төп рольне уйнады, дип белдерәләр. Ассамблеяның оешуы – 2007 елның ноябрендә Казанда узган Татарстан халыклары Съездында катнашучыларның Президент тарафыннан хупланган карарын тормышка ашыру булды.
Ике тапкыр (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана. 1994-2001 елларда – РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы. 2005 елның 25 мартында, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы М. Шәймиевка Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевның вәкаләтләре срогы 2010 елның 25 мартында тәмамланды. Апрельдә ул Татарстан Рееспубликасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләнде. 2010 елның апреленнән ул – «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды» Коммерциячел булмаган оешманың Попечительләр советы рәисе. Россия иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Россия тарих җәмгыяте әгъзасы.
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты барлык котлауларга кушылып, Минтимер Шәрип улына нык сәламәтлек һәм барлык башлангычларында уңышлар тели.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге