(9 май, 2016 ел) Башкалабызда «Үлемсез полк» акциясе узды. Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган әлеге чарада 45 меңгә якын кеше катнашты. Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкилләре кәрванның беренче рәтләрендә барды.
Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге “Үлемсез полк”ка кушылып Казан буйлап горур атлады.
Мәгълүмат Интертат.ру сайтыннан алынды