(30 июль, 2015 ел) Анда китап күргәзмәсе оештырыла, татар композиторы Салих Сәйдәшев көйләре яңгыраячакБүген Ульяновскида Н.М. Карамзин исемендәге скверда Татар мәдәнияте көне уздырыла. Сәгать кичке 5 тә башланачак чара Идел буе халыклары мәдәнияте атналыгы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Татар мәдәнияте көне уңаеннан, скверда “Яңгырый һәм яңгыраячак” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителә. Аны “Содружество” китапханәсе оештыра. Күргәзмә Салих Сәйдәшев иҗатына багышланачак. Зөлфия Мусеева исә көйләрен Сәйдәш иҗат иткән җырлар башкарачак, диелә җирле электрон ММЧда.
Чарага керү — ирекле.
Әлеге күрше төбәктә 28е Рус әдәбияты көне, кичә Мордва мәдәнияте көне уздырылган, иртәгә исә Чуваш мәдәнияте көнен үткәрү планлаштырыла.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.