Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Уннан артык милләт вәкилләре Халыклар дуслыгы йортында узган «Тоталь диктант» акциясендә катнашты

Уннан артык милләт вәкилләре Халыклар дуслыгы йортында узган «Тоталь диктант» акциясендә катнашты

admin 10.04.2021

(10 апрель 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты «Тоталь диктант — 2021» акциясен уздыру буенча мәйданчыкларның берсе булды. Анда катнашучылар ике форматта диктант яздылар. (ФОТО)

Дуслык Йортында төп текстны төрле халык вәкилләре язды: татар, рус, мари, удмурт, әзербайҗан, әрмән, бурят, грузин, керәшен, чечен, поляк һ.б. Катнашучыларның яше төрле иде — 18 яшьтән 69 яшькә кадәр. Акциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, диктант катлаулы гына түгел, эмоциональ да булган. Акция башланыр алдыннан катнашучылар язучы Дмитрий Глуховский сценарие буенча төшерелгән «Обещание» фильмын карадылар.

Икенче мәйданчыкта TruD тест биремнәрен чит ил студентлары башкарды. Мәйданчыкта диктатор булып Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров, ә катнашучылар — чит ил студентлары — яшьләр Ассамблеясе вәкилләре иде.

Акциядә барлыгы ике мәйданчыкта 54 кеше катнашты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57