Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Урал ауазы” II Халыкара конкурс-фестивале була

“Урал ауазы” II Халыкара конкурс-фестивале була

admin 10.03.2015

(10 март 2015) Анда ике дистәдән артык иҗади коллектив, шул исәптән татарстанлылар катнашуы көтелә.

24-26 март көннәрендә Уфа шәһәрендә “Урал ауазы” (“Зов Урала”) II Халыкара оркестрлар һәм халык музыка уен кораллары ансамбльләре конкурс-фестивале була. Анда ике дистәдән артык иҗади коллектив катнашуы ниятләнә.

Башкортстан дәүләт филармониясендә узачак чарада Башкортстан, Татарстан, Тыва, Хакасия, Саха (Якутия) Республикалары, Чиләбе, Свердловск, Самара, Оренбург, Курган өлкәләре, Пермь крае, Санкт-Петербургтан һәм Әзербайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан, Төркия, Кытай кебек чит илләрдән дә катнашучылар көтелә.

“Башинформ.рф” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, заявкалар 10 мартка кадәр кабул ителәчәк.

Катнашучыларга Санкт-Петербургның В. Андреев исемендәге Рус дәүләт академия оркестры сәнгать җитәкчесе һәм дирежеры Дмитрий Хохлов, РФның атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Лавришин (Чиләбе), Үзбәкстан халык артисты, профессор Фәрук Садыйков, Истанбул консерваториясе профессоры Җиһан Юртчу, “Урал ауазы” проекты җитәкчесе Рамил Гайзуллин бәя бирәчәк. Тыңлаулар Г. Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында үтәчәк.

Этник музыка концерты 24-26 мартта Башкорт дәүләт филармониясендә була, гала-концерт 26 мартка билгеләнгән. Анда конкурс-фестивальнең лауреатлары, дипломантлары һәм махсус кунаклары — Кытайдан Юмей Хонг, Әзербайҗаннан Тейяр Бәйрәмов һ.б. катнашачак.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57