Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “URMAI-ZALIDA” халыкара фестивале кабат үзенә җыя

“URMAI-ZALIDA” халыкара фестивале кабат үзенә җыя

admin 02.06.2015

(2 июнь 2015) Анда 420 ләп кеше чыгыш ясар дип көтелә.

 5 июнь көнне Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылында төрки халыклар мәдәниятенең “URMAI-ZALIDA” халыкара фестивале башлана. Быел ул 4 көн дәвам итәчәк.

Фестивальгә Татарстан, Чувашия, Башкортстан, Кабарда-Балкар, Саха (Якутия) Республикалары, Самара, Түбән Новгород өлкәләре, Үзбәкстан, Төркия, Кытай кебек ерак чит илләрдән катнашырга теләп заявкалар килгән. Тамашачылар арасында барлыгы 420 ләп кеше чыгыш ясар дип көтелә.

Чара Чувашия Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм әлеге төбәкнең Комсомол районы хакимияте тарафыннан оештырыла.

Фестивальнең максаты — төрки халыклар этник мәдәниятен һәм сәнгатен һәр кешегә җиткерү, иҗат белән шөгыльләнүчеләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирү, дөньяның, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче төркемнәрне фестивальгә җәлеп итү, яшь буынга гореф-гадәтләрне тапшырып калдыру, диелә Бөтендөнья Татар конгрессы сайтында.

«Татар-информ» МА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57