(11 апрель, 2016 ел) Чувашстан Республикасының Комсомол районы Урмай авылында «Урмай зәлидә» төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале быел 6-8 май көннәрендә үткәрелә. Авыл сайтында аның программасы тәкъдим ителә.
6 майда сәгать кичке 6да Урмай авылы Мәдәният йортында «Мишәр» халык фольклор-эстрада ансамбленың 30 еллыгына багышланган тантаналы кичә була.
7 майда шунда уксәгать 1дән конкурс һәм кичке 6дан җиңүчеләрнең гала концерты үткәрелә.
8 майда сәгать 10да «Урмай зәлидә» җиңүчеләре Чабаксар шәһәрендә Лакреев паркында Чувашстанның республика Сабан туенда катнашуы каралган.