(18 май 2015) Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге «Урта Иделнең мультифольклор киңлеге: ареаль тикшеренүләр методологиясе» дип аталган семинар үткәрде. Ел саен бу фәнни чарага Идел буендагы төрле шәһәрләрдән абруйлы галимнәр белән бергә яшь белгечләр дә җыела.
Беренче эш көне Пермь дәүләт гуманитар-педагогик университеты профессоры, тарих фәннәре докторыА.В.Черных лекцияләре белән ачылды. Күренекле галим хәзерге кыр фольклористикасының методлары, Пермь татарларының килеп чыгышы һәм халык мәдәниятенең үзенчәлеге, яңа гына чыккан китаплар, компакт-дисклар турында сүз алып барды. Тәнәфестән соң Удмуртия дәүләт университеты студенты Д. Гусев кубыз дип атала торган удмурт халкының кыллы уен коралына багышланган фильмны күрсәтте.
13 май көнне Ижевскидан килгән И.В.Пчеловодова «Каталогизация звуковых коллекций Удмуртского института истории, языка и литературы УрО РАН» исемле докладны яңгыратты һәм CD дискны тәкъдим итте.
Шулай ук Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты Ф.ХҖәүһәрова («Актуальные проблемы исследования и сохранения татарских народных музыкальных инструментов») һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, сәнгатьфәннәре кандидаты Э.Р.Каюмова («Татарские гусли: актуальные проблемы изучения, сохранения и популяризации») докладлары белән чыгыш ясадылар.
Әлеге чара кысаларында «Звучат татарские гусли» (вып.1) дип исемләнгән мультимедиа җыентыгының (CD һәм DVD) презентациясе булып узды. Компакт-дискларның эчтәлеге 2013 нче елда Татарстанның Балтач районында музыка белгече-фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Э.Р. Каюмова язып алган экспедиция материалларыннан гыйбарәт. Проектның җитәкчесе – Ф.Х.Җәүһәрова. Эзләнүләр Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы 2012 елгы Коллегиясенең карары нигезендә алып барылган.
Семинарда Балтач төбәгенең гөсләчеләре, аутентик уйнау традициясен саклаучылары – Е.В.Иванова (1939 нчы елгы) һәм З.Н.Алексеева (1933 нчы елгы) белән очрашырга мөмкинчелек бирелде. Катнашучылар гөсләнең тере тавышын ишетеп, чын халыкчан музыка коралларын күреп, аларда уйнау тәртибе белән таныштылар.
Гөслә кебек халык уен коралларны популярлаштыру, бүгенге заманга яраклаштыру мәсьәләләре дә куелды. Киңәшмәдә Казан дәүләт консерваториядән — Л.И.Сәрвәрова, С.М.Хәбибуллин, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан — Ф.С.Баязитова, Л.М.Шкляева, Балтач муниципаль районыннан — Р.Т.Михайлов чыгыш ясадылар.
Танылган фольклорчы Г.М.Макаров үзе ясаган кыл-кубызда, консерватория студенты А.Асадуллина яңартылган гөсләдә берничә көй башкардылар.
Ахырда Балтач районыннан килгән кунакларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Ике көн буе Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының Конференц-залы (семинарның үткәрү урыны) халык белән шыгрым тулы иде. Кайберәүләргә басып торырга да туры килде. Чара бик җылы һәм җанлы атмосферада узды.
Гомумән семинарда Пермь крае, Удмуртия һәм Татарстан Республикаларының галимнәре; Казанның югары уку йортларының (Казан федераль университеты, Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) укытучылар, аспирантлар һәм студентлары; керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең җитәкчеләре һәм башкаручылары; Балтач муниципаль районының вәкилләре һ.б. катнашты.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте