Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Үзеңнекен ярату, башкаларныкын хөрмәт итә белү мөһим. «Толерантлык дәресләре»

Үзеңнекен ярату, башкаларныкын хөрмәт итә белү мөһим. «Толерантлык дәресләре»

admin 15.10.2015

(15 октябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында чираттагы “Толерантлык дәресе” узды. Концертлар залында 250гә якын Казанның җиденче сыйныф укучылары җыелды. Быел дәресләр яңа форматта үтә. (ФОТО)

Гадәттәгечә, Татарстан халыклары Дуслык Йорты буенча оештырылган экскурсиядә булганна соң, укучылар өчен “Толерантлык дәресе” башланды. Балалар халыклар дуслыгы, бенрдәмлеге һәм алар арасындагы аңлашылмаучанлыкларны сурәтләгән дүрт кыска метражлы фильм карадылар. Соңыннан әлеге фильмнар буенча сорауларга җавап бирделәр.

IMG_2080

Укучыларны сәламләп, казакларның Татарстандагы милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәгыйт Джаксыбаев чыгыш ясады. Ул балаларга үз телләрен, мәдәниятларын яратырга киңәш итте.

“Үзеңнекен ярату, башкаларныкын хөрмәт итә белү мөһим”, — дип сөйләде ул.

“Толерантлык дәресе” төрле халыклар мәдәниятын ачып биргән күңелле концерт белән төгәлләнде.

Исегезгә төшерәбез. “Толерантлык дәресе” Татарстан халыклары Дуслык Йортында инде өченче ел үткәрелә. Шушы еллар эчендә дәресләрдә Казанның 10 000гә якын җиденче сыйныф укучысы булган. Атнаның һәр пәнҗешәмбе көнендә 45 минут дәвамында балаларга толерантлык төшенчәсе һәм халыклар арасындагы дуслыкның мөһимлеге хакында сөйлиләр.

Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: “Татарстан – безнең йортыбыз” фестиваленең Казандагы зона туры үтте
Далее: Чиләбедә Татар мәдәнияты көннәре уздырыла

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57