Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Узган ел Татарстанга 320 мең мигрант килгән

Узган ел Татарстанга 320 мең мигрант килгән

admin 31.01.2020

(31 гыйнвар 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында миграция мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге, көч структуралары вәкилләре һәм милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре катнашты. (ФОТО)

Узган ел нәтиҗәләре буенча санлы мәгълүматне РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча миграция мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Аманов җиткерде. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елны Татарстанда миграция исәбенә 325 меңнән артык чит ил гражданины баскан. Әлеге мигрантларның күпчелеге — 149 меңгә якыны — республикага эшкә урнашу максаты белән килгән.

Круглый стол по обсуждению текущих миграционных вопросов (31.01.20)

Моннан тыш Рөстәм Аманов милли-мәдәни автономия җитәкчеләрен республикада СССР таркалу чорыннан үз хокукый статусларын законлашырмый яшәүче чит ил гражданнарын ачыклауда идарәгә булышуларын сорады.

Круглый стол по обсуждению текущих миграционных вопросов (31.01.20)

«Закон таләпләренә буйсынып яшәүче чит ил гражданнарына Россия Федерациясендә яшәү өчен уңайлы шартларны без уртак көч белән генә тудыра алабыз», — дип сөйләде Рөстәм Аманов.

Алга таба Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе, РФнең ТР буенча юстиция министрлыгы һәм «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган оешма вәкилләре чыгыш ясады.

Круглый стол по обсуждению текущих миграционных вопросов (31.01.20)

Түгәрәк өстәл утырышы азагында милли-мәдәни автономия вәкилләре үз сорауларын бирде, тәкъдимнәр ясады һәм рәхмәт сүзләрен белдерде. 2020 елның беренче түгәрәк өстәле аеруча да ТРның югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларыннан бирелгән кораулар күплеге белән истә калды. Бу күренешне студентларның исәбе узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга артык булу белән бәйләделәр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57