Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • V Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены була

V Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены була

admin 09.03.2016

(9 март, 2016 ел) 16-18 мартта, Казанда V Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены була. Анда Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән вәкилләр килүе көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үткәрәчәк җыенда Россия Федерациясенең 36 төбәгенең, шул исәптән Татарстанның, кече бизнес һәм фермерлык хуҗалыкларыннан 650 вәкил килүе көтелә, дип хәбәр итә БТК БК Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Аерым алганда, 16 мартта сәгать көндезге 2дән 5кә кадәр секция утырышлары уздыру планлаштырылган. 17се делегатлар иртәге 8дә Татарстанның Саба һәм Яшел Үзән муниципаль районнарына сәфәр чыга, анда авыл эшкуарлары тәҗрибәсе белән таныштыру күздә тотыла. Шушы 2 көндә җыенның мәдәни чарасы буларак К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Гөлназ Шәйхинең “Сыналганнар сынатмый” дип аталган китабын тәкъдим итү чарасы һәм Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Күрәсем килгән иде…” мелодрамасы каралган.

18 мартта исә Казандагы “Корстон” комплексында иртәнге 10 нчы яртыдан илебезнең хәләл продукция һәм халык һөнәрчелеге товарлары җитештерүчеләре күргәзмә-ярминкәсе эшен башлый. Сәгать 11дән көндезге 1гә кадәр җыенның пленар утырышы уздырыла. Аннары, 3 нче яртыдан башлап, “Казан” милли мәдәният үзәгендә семинар-уку оештырыла һәм ул 2 сәгатькә исәпләнгән.

Искәртеп үтәбез: җыенның соңгысы былтыр 20-22 мартта уздырылган иде.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57