(1 апрель, 2016 ел) 1 апрельдә Варшавада ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты башлангычы белән «Язма Мирас. Письменное наследие. Textual heritage» проекты кысаларында «Польша архивларында татар документлары» дигән түгәрәк өстәл уздырыла.
Әлеге чара ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты башлангычы һәм ярдәме белән Польша Фәннәр академиясе, Варшава университеты, немецларның Кавказ, татар һәм төркестан тикшеренүләр институты (ICATAT) булышлыгында оештырыла.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект Ватикан, Венеция, Генуя, Истанбул, Стокшольм, Берлинда һәм Европаның башка шәһәрләре архивларында һәм музейларында татар халкы һәм Татарстан турында тарихи материалларны ачыклап өйрәнүне максат итә.