Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев рәислегендә ТРда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркеме утырышы узды. (ФОТО)
Төп доклад белән ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады. Ул дәүләт программалары белән идарә итүнең яңа алымнары, 2024-2026 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның төп бурычлары турында сөйләде.
«2022 елдан дәүләт программалары белән идарә итүнең яңа системасы эшли башлады, аларны эшләү һәм гамәлгә ашыруның яңа алымнары да бар. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26 май карары белән РФ Дәүләт программалары белән идарә итү системасы турында Нигезләмә расланды. Нигезләмә биш төп компонентны терки: стратегик өстенлекләр исемлеге, дәүләт программасы паспорты, федераль ведомство проектлары паспорты, структур элементларны гамәлгә ашыру планнары һәм норматив-хокукый актлар», – дип билгеләп үтте докладында Дамир Натфуллин.
Аннары Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларына грант ярдәме, этномәдәни проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендәге төп нәтиҗәләр һәм иң яхшы практикалар турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.
«Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем бирү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче җиде дәүләт программасын тормышка ашыруда катнаша. Бу – өч федераль программа: «Гражданнарны арзан, уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү», «Мәгарифне үстерү» һәм «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше». Һәр республика программалары: «Мәгарифне үстерү», «Дәүләт милли сәясәте», «Фәнни-технологик үсеш» һәм» Туган телләрне саклау һәм өйрәнү», – дип аңлатты Алсу Әсәдуллина.
Татарстан Республикасында этникара мөнәсәбәтләр торышын социологик тикшерүнең төп нәтиҗәләре турында Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы профессоры Татьяна Титова сөйләде.
Чыгышларны Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин йомгаклады. Ул 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясенә үзгәрешләр әзерләү һәм эшче төркем булдыру турында сөйләде.
Дуслык йортының мәгүлүмат үзәге