Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Васил Шәйхразиев: «Татар стратегиясе өчен без акча алмыйбыз»

Васил Шәйхразиев: «Татар стратегиясе өчен без акча алмыйбыз»

admin 30.01.2019

(30 гыйнвар 2019) Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев татар стратегиясен язу өчен акча бүлеп бирелгән дигән сүзләрне кире какты һәм аны булдыру күп еллар буе көтелгән гамәл булуын, аны әзерләү намус эше булуын әйтте.

Татар халкының үсеш стратегиясе Арча, Чаллы, Бөгелмә, Нурлат шәһәрләрендәге утырышларда тикшерелде. Чираттагы утырыш Буада җиде район вәкилләре катнашында уза. Васил Шәйхразиев эскиз белән таныштырды. Стратегия «Кем мин — татар булмагач» дип атала. Беренче нәтиҗә — 2020 елга бердәм социомәдәни тирәлек булдыру ниятләнә. 2030 елга татар тормышын заманга тәңгәлләштерү, 2050 елга милләтнең тотрыклы үсешенә ирешү планлаштырыла.

«Бу нинди дини карашлары булуга карамастан бөтен дөнья татарларын берләштерергә тиешле документ», — диде Васил Шәйхразиев.

Ул татарны берләштерүче фактор тел булырга тиеш дигән фикерне кире какты.

«Алайса без татарча белмәүчеләрне кире кагачакбыз», — диде ул.

Ислам кабул итүгә 1000 ел тулу исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин чыгышында татар халкының иң авыр заманнарда да динен саклап калуы хакында сөйләде һәм стратегиядә диннең роле билгеләнергә тиешлеген әйтте. Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев глобализацияне иң зур афәт дип атады.

«Стратегия ул бер сынау. Иң мөһиме: аны һәр татарның йөрәгенә җиткерү. Сынауны үтеп, үзебезне бер милләт итеп, горур милләт итеп күрсәтик», — диде.

Ул үзенең студент чакта экспедицияләргә чыкканда, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның йортларында китап һәм газеталар булуын искә төшерде.

«Без мәгарифле халык. Без стратегиядә моны исәпкә алырга тиеш. Битараф булмыйк, стратегия төзүдә катнашыйк», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

Язучы Ркаил Зәйнуллин милли университетка караганда башлангыч мәктәп мөһимрәк булуын әйтте.

«Совет заманында да башлангычта укыту татарча булган. Безгә элитар татар мәктәпләре кирәк. Шуңа ирешкәннән соң, әгәр инде насыйп булса, милли университет төзү турында сүз алып барып була», — диде ул.

Аның әйтүенчә, Башкортстанда совет чорында ук башкорт гимназияләре булган.

«Хәзерге башкорт элитасы шул гимназияләрдә укыган кешеләр», -диде ул.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Илсур Һадиуллин: «Туган телдә сөйләшергә курыкмагыз»
Далее: Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам иттерелә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57