Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Васильев: «Тынычлыкны тәэмин итеп, без күпмилләтле Россиябездә бер уртак эш эшлибез»

Васильев: «Тынычлыкны тәэмин итеп, без күпмилләтле Россиябездә бер уртак эш эшлибез»

admin 31.05.2024

Бүген Татарстан халыклары Дуслыгы йортында милли һәм миграция сәясәтен гамәлгә ашыру, Республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен, туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча утырыш узды. Бу чарада сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, «Россия халыклары Ассамблеясы» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисе Владимир Васильев һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы милли-мәдәни берләшмәләре лидерлары фикер алыштылар. (ФОТО)

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов,  Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров катнаштылар.

Очрашу кысаларында Владимир Васильев Татарстан халыклары Дуслыгы йорты эшчәнлеге белән танышып чыкты. Ул Республика милли берләшмәләре вәкилләренең офисларын, хореография залын карады, шулай ук Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм мәгълүмат үзәге белән дә танышты.

Хәзерге вакытта Ассамблея составына 39 милләт вәкилләре мәнфәгатьләрен яклаучы 265 милли-мәдәни оешма керә. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында 9 йорт һәм 4 Халыклар дуслыгы үзәге уңышлы эшли. Алар Татарстан халыклар Ассамблеясының ресурс үзәкләре, Ассамблеяның 2 филиалы һәм 38 вәкиллеге булып тора. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 25 бүлегендә Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен өйрәнү оештырылды һәм зур методик эш алып барыла. Мәктәптә бүген 500дән артык кеше белем ала.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57