Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ватанпәрвәрлек, толерантлык хисләре туган тел аша тәрбияләнә

Ватанпәрвәрлек, толерантлык хисләре туган тел аша тәрбияләнә

admin 19.02.2015

(19 февраль) “Нур” һәм “Орион” яшьләр үзәкләре шәһәрнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә Халыкара Туган тел көненә багышлап “Чаллы – Татар” дигән шәһәр фестивале үткәрә.
Әлеге чара татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә теләк-ихтыяҗны көчәйтү, татар теленең кулланылышын киңәйтү, укучыларда һәм студентларда гражданлык,  тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү максатын күздә тотып оештырыла.
“Ниятебез татар матбугаты, театры, аш-су, җыр, бию сәнгате буенча яшьләрнең белемнәрен сынау, аларда кызыксыну уяту. Милләтебезгә мәхәббәт шулар аша да тәрбияләнә бит. Җәй көне үткәргән төрле акцияләрдә без яшьләрнең шәһәрдә нәшер ителүче татар матбугаты турында бөтенләй белмәвен, халкыбызның әдәбияты, мәдәнияте белән дә аз кызыксынуларын аңладык”, – ди “Нур” яшьләр үзәгенең “Мизгел” татар яшьләре клубы җитәкчесе Замирә Ларичева. – Эшебездә яшьләрнең милли үзаңнарын үстерү юнәлешенә игътибарны арттырырга булдык. Фестивальдә мәктәп укучылары, урта һөнәри уку йортлары һәм ВУЗ студентларыннан торган 8-10 кешелек берничә команда катнашачак”. Алар алдан визитка әзерләп киләләр. Катнашучы командаларның милли киемнәрдән булуы да мәҗбүри.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57