Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Венгриядә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

Венгриядә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

admin 06.03.2015

(6 март 2015)   13 июнь көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Венгр дәүләт ансамбленең концерты була. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Россия Федерациясендә Венгриянең гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Янош Балла белән очрашканнан соң билгеле булды. Моннан тыш, Венгрия делегациясе үзләрендә Татарстан мәдәнияте көннәрен уздыру турында тәкъдим кертте, диелә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

Искәртеп узабыз: Венгр дәүләт халык ансамбле – илнең иң күренекле коллективларыннан берсе. Ул 1951 елда, дөнья халыкларын венгрларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру максатында, төзелгән.

Венгрия вәкилләренең Казанда узган VI Халыкара яшьләр фольклор фестивале, “Нәүрүз” театр фестиваль-форумында катнашканы бар. 2013 елда Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә “Венгр кинофокусы” программасы тәкъдим ителгән иде.

Узган елның ноябрендә Будапештта “Әлифба” татар җәмгыяте оештырылганлыгы мәгълүм.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57