(2 декабрь, 2015 ел) Татарстанның, Россиянең дини һәм дөньяви белгечләре җәмгыятьтә радикаль карашлар таралу белән көрәш ысулларын барлады.
Казанда бүгенге көндә бөтен илләр өчен дә акуталь булган әлеге мәсьәләне хәл итүгә багышлап уздырылган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучы дин әһелләре, дәүләт хакимияте вәкилләре һәм фән кешеләре Россиядә мөселман өммәтен берләштерү мөһимлеген ассызыклады.
“Дин әләме астына яшеренгән, ислам мәдәнияте үсеш алган илләрдә низаглар тудыручы, хәнәфи мәзһәбенә тугры үзәкләрне юкка чыгаручы халыкара террористик төркемнәргә, Россиядә дә низаглар чыгарырга тырышучы экстремистик төркемнәргә каршы тору өчен берләшергә кирәк. Бу максаттан – Россиядәге мөселман өммәтенең милләт һәм динара татулык, тыныч яшәү тәҗрибәсенә таяну, экстремистларга каршы көрәшне дәвам итү, террорлык идеологиясе ятмәсенә капкан ватандашларыбызны тәрбияләү юлларын табу таләп ителә”, – диелә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик төркеме эш планы кысаларында, Татарстан Диния нәзарәте һәм Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылган әлеге җыелышның резолюциясендә.
Һәм болар барысы дин әһелләре, галимнәр, дәүләт хакимиятенең уртак эше булырга тиеш, дип сөйләшенде. Күптән түгел Татарстанда республика Диния нәзарәте, Татарстан митрополиясе һәм республиканың Министрлар Кабинеты арасында төзелгән үзара хезмәттәшлек турында килешү дә шушы юнәлештә бер адым булып тора.
Бүгенге көндә Сүрия, Гыйрак, Йемен, Тунис, Мисыр, Ливан илләрендә барган хәлләр дини әләм астына яшеренгән ялган идеологияләргә каршы чыгу мәсьәләсен тагын да актуальләштерә. Казанның Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Сәлмән белдергәнчә:
– Кызганычка, мөселман җәмәгатьчелегенең күп өлешенә мәгълүматлылык җитешми. Чын күңелдән ышанган кеше “Ислам” сүзен ишетсә, аның йөрәге дулкынлану кичерә, әмма һәр мөселман дөрес ислам белән дин артына яшеренгән куркыныч көчләрне аермый. Бүген дөньяны тетрәткән “Ислам дәүләте” төркеме – шушындый күренешләрнең берсе: без көн саен телевизордан, интернеттан җәбер-золым, кан коеш күрәбез, җинаятьчеләр мәчетләрне шартлата, кулъязмаларны яндыра. Наданлык, фанатлыкның, ялган дини тәгълиматларга ышануның нәтиҗәсе әнә шундый, – ди хәзрәт.
Соңгы вакытта Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә дин һәм дәүләт вәкилләре берлектә үткәргән мондый җыеннар, конференцияләрнең максаты – ислам исеменнән сөйләүче экстремистик төркемнәргә каршылык күрсәтеп, халык акылына тәэсир итү, террорчылык авыруын йоктырган кешеләрне “дәвалау” чараларын табу. “Бәлки, күпләрне дәвалап та булмас. Ә менә сайлау алдында торган яшь буынны сакларга тырышырга кирәк. Балалар бакчасы яшеннән башлап, мәктәп укучыларын, мәктәпне тәмамлап төрле уку йортларына кергән яшьләр – безнең күз угында булырга тиеш, аларга традицион ислам кыйммәтләрен аңлату зарур. Чөнки интернетта ислам сайтларының, әйтик, йөз сайтның чынлыкта 98-99ы исламга һичнинди мөнәсәбәте юк: алар бүген клон кебек тарала, анда мәкаләләр урыннары белән генә алышына, ә мәгънәләре үзгәрешсез килеш кала. Соңгы вакытта әле тагын бер хафалы күренеш киң җәелеш тапты: экстремистлар традицион ислам лейблларын файдаланырга омтыла. Мәсәлән, дини китапның тышлыгы традицион ислам кануннарына туры килә, ә эчлеге – агу, яки китапның уртасына җиткәч, яки азакта – агу порциясенә очрыйсың. Бик сак булырга кирәк”, – дип кисәтә Фәрит хәзрәт Сәлмән.
Мөселман җәмәгатьчелегендә радикаль карашлар таралуга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмгуллин фикер белән каршы торырга тәкъдим итә. Бу өлкәдә Диния нәзарәте төп басымны укыту-агартуга эшчәнлегенә ясый. Мөфти ислам галиме Усама әс-Сәид Мәхмүд әл-Әзһаринең күп телләргә тәрҗемә ителгән, дин белән уйнаучыларны фаш итүче “Ачык хакыйкәт” китабы күпләрнең күзләрен ачуын искәртә.
– Радикаль карашлы төркемнәрнең ничек аталуы, исемнәре әһәмиятле түгел, чөнки аларның асылы, фикерләре берүк. Һәрбер фикергә каршы без, үз чиратыбызда, шулай ук фикер белән җавап бирергә тиешбез. “Ачык хакыйкәт” кебек, бөтен сорауларга җавап табарга булышучы китапларны бастырып, халыкка таратачакбыз. Белемле һәм бердәм булганда, безгә исламны пычратучы радикаль төркемнәр яный алмас. Үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирүдә без православлар белән дә хезмәттәшлекне ныгытачакбыз. Шунысын да онытмыйк: бүген безнең Татарстанда мөселманнарга һәм православларга үз дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бөтен шартлар тудырылган, мондый мөмкинлекләрне һәм ике зур традицион дин арасында үзара ихтирамлы мөнәсәбәтне башка бер җирдә дә күрмисең, – дип ассызыклый Камил хәзрәт.
Мөфтинең фикере җәмәгатьчелек фикере белән дә раслана: соңгы айда социологлар Татарстанда уздырган сораштырулар күрсәткәнчә, республикада гомер итүче халыкларның 90 проценты төбәктә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең торышыннан канәгать булуын әйткән.
Мөселман дөньясын террорлык чумасыннан Россия коткарачак
Мөселман дөньясының бер өлешен тәшкил итүче Россия бүген радикаль карашларга каршы көрәшнең нәтиҗәле юлларын эзләү белән мәшгуль. Бу нисбәттән Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең урынбасары – республика Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты башлыгы Александр Терентьев традицион исламга таянган Татарстан төбәгенең дини мирасына, күренекле татар мәгърифәтчеләренең хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә өнди.
– Россия Президенты хуплавы белән күптән түгел Татарстан Президенты Болгар шәһәрчегендә ислам академиясен төзү турындагы Указга кул куйды. Ул Әбу Хәнифә исемен йөртәчәк. Төрле илләрдә сәяхәт иткән, күп милләт һәм дин вәкилләре белән аралашып яшәгән Әбу Хәнифәнең “халык исламы” аның мәзһәбендә дә чагылыш тапкан. Җәмгыятебездә киләчәктә дә тынычлык һәм дуслыкны сакларга теләсәк Болгар ислам академиясе шушы идеяләрне үстерергә һәм таратырга тиеш, – ди Александр Терентьев.
Галимнәр, үз чиратында, Татарстанны Россиянең ислам белеме үзәге булырга дәгъва итүен таный.
– Соңгы дистә елда Россиядә ислам белеменә игътибар артты. 2007 елдан ислам белеме системасын җайга салуга юнәлдерелгән федераль программа тормышка ашырыла. Быел без ислам белеме һәм ислам мәгарифен үстерү концепциясен кабул итәргә ниятлибез. Безнең дөнья таләпләренә җавап бирерлек – югары белем бирү, бакалавриат, магистратура, галимнәрне әзерләүче ислам белеме системасы барлыкка килде, дип әйтә алабыз. Монда мәдрәсә һәм югары уку йортларында дини белем бирүдән тыш, ислам мәдәнияте тарихын тирәнтен үзләштергән дөньяви белгечләр әзерләү турында да сүз бара. Бу юнәлештә Татарстанда КФУ белән РИУ берлектә эш кора, – дип хәбәр итә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институты директоры Рамил Хәйретдинов.
“Россия – Ислам дөньясы” стратегик төркеме координаторы, Россия Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр хезмәттәшлеге үзәге директоры, озак еллар гарәп илләрендә Россия илчесе булган Вениамин Попов фикеренчә дә, хәзерге вакытта Россиядә үзенең ислам дин белеме үзәген булдыру – көн кадагындагы мәсьәлә.
– Безнең яшьләр дингә чит илләрдән өйрәнеп кайтканны көтәргә ярамый. Чит илләр үзләре киләчәктә безгә укырга йөрерлек булсын. Ислам дөньясын терроризм кебек чумадан Россия коткарачак, – дип белдерде конференциядә катнашкан Вениамин Попов. – Дөньяда ислам темасы киләчәктә көчәячәк кенә. Беренче чиратта, ул демография белән бәйле: белгечләр, сигез-ун елдан дөньяда мөселманнар сан ягыннан беренче урынга чыгачагын фаразлый. Шулай ук энергия чыганакларының нәкъ менә мөселман илләре территорияләрендә шактый күп булуы да ислам темасының куертылуында роль уйный, чөнки ул хәзинәләргә хуҗа булырга хыялланучылар юк түгел. Нефтькә берара бәяләрнең үсүе кайбер мөселман илләренә исламны үстерү өчен саллы гына финанс чаралары тотарга мөмкинлек тудырды, дөньяда яңа көчле мөселман элитасы пәйда булды. Әмма бүген Америка исламны Көнбатыш мәдәниятен тар-мар итәргә янаучы сакаллы террорчылар сурәтендә күрсәтергә ашкына. Россия өчен ислам һәрвакыт тынычлык дине булды. Без халыкны ялгыш адымнардан саклап, аңлату-агарту эшләренә көчләрне жәлләмәскә тиеш, – дип чакырды Мәскәү галиме.
Бу максаттан “Россия – Ислам дөньясы” төркеме якын вакытта фильмнар төшереп таратырга планлаштыра. Татарстан Диния нәзарәте дә татар имамнары чыгыш-вәгазьләреннән торган роликлар әзерләнүен хәбәр итә.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды