(20 октябрь, 2015 ел) “Вербиченька” – Татарстанның иң актив һәм эре милли-мәдәни украин оешмасы үзенең 20 еллык юбилеен үткәрде. Бәйрәм Түбән Каманың халыклар Дуслык Йортында узды.
Бәйрәмнең концерт программасы бай иде: украинлылар биеделәр, җырладылар һәм узган вакыйгаларны искә алдылар. Кунакка күрше шәһәрләрдән башка украинлылар һәм “Вербиченька” дуслары, шулай ук чиркәү вәкилләре чакырылган иде. Бүген аның составында 100 кеше. Ике дистә ел аралыгында ул күпләр өчен икенче гаиләгә әверелгән.
– Барысы да 1995 елның 7 октяберендә башланды: аттракционнар паркына җыелып, без үзебезнең ширкәтебезне төзергә булдык, — дип искә ала милли-мәдәни автономия рәисе Евгений Савенко. – Шул вакыттан алып 20 ел без актив рәвештә эшлибез.
Бер елдан соң ширкәт каршында якшәмбе мәктәбе эшли башлаган. Ә тагын бер елдан “Вербиченька” Татарстан халыклары Ассамблеясы составына керде. 2014 елда барлык милли оешмалар белән бергә ул яңа Түбән Кама халыклар Дуслык Йортында төпләндә.
Хезмәткәрләр теләге белән биредә украина мәдәнияты, әдәбияты, сәнгатенә бәйләнгән мөһим даталар һәм кешеләргә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, Татарстан һәм Идел буе украиннары фестивальләре еш үткәрелә.
Ширкәтнең үз геройлары да бар. Милли мәдәниятны саклау буенча ирешелгән уңышлар өчен “Вербиченька” ширкәте рәисе Евгений Савенконы 2006 елда Украина президенты III дәрәҗәдәге “Күрсәткән хемәте өчен” ордены белән бүләкләгән.
Милли-мәдәни автономиянең төп бурычларыннан берсе – гореф-гадәтләрне сакалу һәм яшь буынга тапшыру.
Мәгълүмат http://nv.ntrtv.ru сайтыннан алынды