(6 октябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында үткән концертның тамашачылары әлеге сүләрнең дөреслегенә тулаем инандылар. Бу чара Өлкәннәр көненә багышланган иде. Концертлар залына Идел буе районының өлкән яшьтәге кешеләре җыелды. (ФОТО)
“Я люблю тебя, жизнь”… Кичә өчен аеруча да символик мәгънәгә ия булган шундый исемле җыр концерт программасын ачып җибәрде. Чәчләренә чал төшсә дә, олы яшьтә булса да, Валерий Губушкин тамашачыларны үзенең бай һәм көчле тавышы белән таң калдырды.
“Бииләр дә, җырлыйлар, әйбәт чыгыш ясыйлар”, — дип хуплап торды алып баручы. Дөрестән дә, талантлы ветераннар үзләрен сәхнәдә бик иркен тоттылар. Ә тамашачылар аларга карап, сокланып утырдылар. Сизелеп торды: өлкәннәр дөрестән дә тормышны яраталар.
Үзенчәлекле тавышлар, матур җырлар, күңелле биюләр – барысы да олы яшьтәгеләрнең күңелләре белән картаймаулары турында сөйли. Алай гына да түгел. Алар гәүдәләре белән дә картаймыйлар. Мисалга, Флера Исмәгыйлева тамашачыларны “Кызыл калфак” әкиятенә алып керү белән беррәттән, бик җиңел генә шпагатка утырды һәм җитез итеп кыршау әйләндерде.
Дөреслектә, сәхнәдә чыгыш ясаучыларга һәм килгән кунакларга карасаң, берсенә дә әби-бабайлар дип әйтеп булмый төсле. Чөнки аларның барысы да актив, шат һәм асыллар. Өлкәннәр дип аларны озын-озак тормыш иткән кешеләр буларак кына санарга мөмкин. Тормышлары да аларның матур һәм лаеклы булгандыр.
Концерттан кала, ветераннар игъибарга лаеклы күргәзмә оештырганнар иде. Юнысова Рәйсә Вәли кызы (сәйләннәр белән чигелгән “Көз” картинасы), Нурмөхәммәтова Любовь Василий кызы (үз картиналарын тәкъдим итте), тШепетова Лилия Александр кызы (сәяхәтче, үзе булган шәһәрләрнең фотосурәтләрен тәкъдим итте), Серебряникова Валентина Федор кызы (чигелгән картиналар), Еремина Валентина Маркел кызы һәм Татьяна Маркел кызы (салфеткалардан эшләнмәләр) һәм Клокова Лариса Иван кызы (вак уенчыклар) – барлык осталар кунакларга кул эшләнмәләре дөньясын күрсәттеләр.
“Очень важно себя никогда
не считать пожилым человеком” (Нурмөхәммәтова Л.В.)
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге