(27 сентябрь, 2015 ел) Татарстандагы “Доанкет” Вьетнам җәмгыяте көз уртасын белдергән “Чунг Тху” бәйрәмен үткәрде. Әлеге чара Татарстан халыклары Дуслык Йортында узды.
“Тэт чунг тху” яки “Тулы ай” бәйрәме ел буена айның иң якты һәм тулы булып балкыган вакытында уздырыла. Шуңа да ул балаларның ай бәйрәме дип тә атала. Әлеге бәйрәм кичәсе Татарстан халыклары Дуслык Йортының концертлар залына бик күп Вьетнам гаиләләрен җыйган иде. Биредә олылар да, балалар да күңелле ял иттеләр.
Кичә көз уртасы бәйрәменең барлык кагыйдәләренә, йолаларына, гореф-гадәтләренә туры китереп оештырылган. Ул символик чыгышлардан – кызыл аждаһа һәм лотос чәчәкләре биюләре белән башланып китте. Аждаһа – бәхет, шатлык һәм мул тормыш алып килүче. Ә алсу төскә һәм ягымлы хуш искә ия булган лотос чәчәге Вьетнамның дәүләт символы булып санала.
Традицион бәйрәм заманча эффектлар, чыгышлар белән дә баетылган иде. Балалар өчен хип-хоп, флешмоб кебек биюләр, тесла шоу тәкъдим ителсә, олылар Вьетнам халкының матур җырларын тыңлый алды. Кичәнең концерт программасында һәркемгә катнашу мөмкинлеге булдырылган иде. Балалар үзләрен яшен падишаһлары итеп тойдылар, күңелле уеннарда катнаштылар. Аеруча да матур мизгел – бәйрәм атрибутикасын куллану булды. Кунакка килгән нәниләр тамаша залы буйлап әти-әниләре бүләк иткән янып торучы кәгазь фонарьлар тотып йорделәр. Әкият геройлары төшерелгән әлеге атрибут “онг шао” (йолдыз) дип атала.
Әлеге матур бәйрәм белән кичәгә җыелган вьетнам гаиләләрен Татарстан Республикасының “Доанкет” (“Бердәмлек”) Вьетнам җәмгыяте рәисе Дам Зань Лам котлады.
Белешмә өчен. Көз уртасын белдергән “Чунг Тху” бәйрәмен вьетнам халкы ай календаре буенча 15 нче августта үткәрә. “Trung Thu” фестивале Куой (Cuoi) риваяте белән бәйле. Популяр булган әлеге вьетнам риваяте буенча, бу бәйрәм безнең эраның 8 нче гасыр башында Кытайда Дуонг Минь Хоанга императоры хакимлек иткән чорда барлыкка килә. Император Айда урнашкан сарайны күрергә хыялла. Бер көнне тылсымчы ярдәме белән ул шунда эләгә. Биредә аны үзләренең биюләре белән феялар каршы ала. Нге Тхуонг Ву И дип аталган әлеге бию императорга бик ошый, һәм ул аны отып алырга тырыша. Соңыннан, Ба Ла Мон стиле белән берләштереп, ул үз илендә яңа бию төре кертә. Ахырдан айны күзәтү, көз уртасында бию һәм җырлау традициясе ел да уздырылучы бәйрәмгә әверелә.
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге