Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбург шәһәрендәге Генераль консулы Динь Ван Донг Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов белән берлектә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортына килде. (ФОТО)
Килү кысаларында хөрмәтле кунаклар өчен экскурсия оештырылды, аның барышында Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты эшчәнлеге, шул исәптән Татарстан Республикасының «Доанкет» («Бердәмлек») Вьетнам җәмгыяте эшчәнлеге белән таныша алдылар.
Дуслык Йорты буенча экскурсияне Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров һәм Татарстан Республикасының «Доанкет» Вьетнам җәмгыяте рәисе Дам Зан Лам үткәрде.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге