Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Вьетнамның Нгеан провинциясеннән килгән Делегация Дуслык йортында кунакта булды

Вьетнамның Нгеан провинциясеннән килгән Делегация Дуслык йортында кунакта булды

admin 27.06.2024

Вьетнамның Нгеан провинциясе вице-губернаторы, Коммунистлар партиясе Секретаре урынбасары Нгуен Ван Тхонг җитәкчелегендәге делегация Татарстан халыклары Дуслыгы йортына килде. (ФОТО) (ВИДЕО)

Очрашуны Вьетнамның «Доанкет» җәмгыяте рәисе Дам Зан Лам оештырды. Ул Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров белән бергә кунаклар өчен учреждение буенча экскурсия үткәрде.

Делегация әгъзалары очрашуны тантаналар залында рәссам Полина Илюшкина күргәзмәсен караудан башладылар, аннары милли-мәдәни мөхтәриятләр эшчәнлеге белән таныштылар. Тимур Кадыйров кунакларга хореография залын , Казан шәһәренең күпмилләтле якшәмбе мәктәбен күрсәтте, ТХДЙның мәгълүмат үзәге эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде, шулай ук кунаклар Вьетнам җәмгыяте офисы белән танышып, истәлеккә гомум фотога төштеләр.

Шулай ук, очрашу барышында Тимур Кадыйров  Вьетнамның хөрмәтле кунагына Татарстан халыклары Ассамблеясенең максатлары, бурычлары, эшчәнлеге һәм Ассамблеянең ресурс үзәге булган Татарстан халыклары Дуслыгы йортының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Экскурсия концерт залында тәмамланды.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57