Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • VII Бөтенроссия «Татар рухы һәм каләм» конкурсы игълан ителде

VII Бөтенроссия «Татар рухы һәм каләм» конкурсы игълан ителде

admin 08.03.2017

(8 март, 2017 ел) Бәйге журналистлар һәм массакүләм матбугат чаралары арасында уза. Конкурста катнашу өчен матбугат чараларында татар дөньясы тормышын һәм эшчәнлеген яктыртырга кирәк. Быел бәйге Бөтендөнья татар конгрессының 25-еллыгына багышлана.

Материаллар 2017 елның 30 июненә кадәр кабул ителә. Бу турында Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Конкурста законлы тәртиптә теркәлү узган массакүләм матбугат редакцияләре, аерым авторлар, фотожурналистлар, автор коллективлар катнаша ала.

Катнашучылар игътибарына! Бәйгедә берничә номинациядә катнашырга мөмкин. Шуңа түбәндәге искәрмәләргә игътибар итү сорала:

• Һәр номинациягә аерым гариза тутырырга һәм материалларны дөрес бүлеп бирергә кирәк.
• Гаризада газетның үзен теркәргә кирәк түгел. Конкурска тәкъдим ителгән материалның күчеремәсен кую таләп ителә.
• Төрле номинацияләрдә катнаша торган видеоязмаларны аерым яздырып бирү сорала.

Конкурс шартларына туры килмәгән файллар бәйгегә кабул ителми.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы Йортында һәйрия фестивале узачак
Далее: Казанда өч республика бер-берсен сәламлиячәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57