Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укуларына 227 фәнни һәм иҗади эш килгән

VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укуларына 227 фәнни һәм иҗади эш килгән

admin 15.04.2019

(15 апрель 2019) Габдулла Тукайның 133 еллык туган көне уңаеннан Арча муниципаль районының Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

WhatsApp-Image-2019-04-12-at-15.45.44-1

Чара яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Укуларга барлыгы 227 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Балтач, Лаеш, Чистай, Алабуга, Балык Бистәсе, Мөслим районнары, Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләре укучылары һәм укытучылары укуларда актив катнаштылар.

12 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 67 укучының, 53 укытучының эше тыңланды. Укучыларыбыз  5 төрле номинациядә: “Габдулла Тукай һәм тел гыйлеме”, “Габдулла Тукай иҗатында бөек шәхесләребез”, “Туган ягым мәдрәсәләре”, “Габдулла Тукай иҗаты чит илләрдә”, «Мәсәлләрдә тормыш дөреслеге  (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән мәсәлләр)”; укытучылар 3 төрле номинациядә: “Укыту-тәрбия процессында  классикларыбыз иҗатын  өйрәнү”, “Татар әдәбиятында мәсәл җанры”, “Укытучы- иҗади шәхес (укытучыларның әхлак темасына язылган әкиятләре)” үзләренең хезмәтләрен якладылар.

28_n1449005_big

Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар һәм укытучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар һәм әдипләр, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Укучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, сертификатлары һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Продолжить чтение

Назад: 300гә якын кеше Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Тоталь диктант язды
Далее: Казанда татар милләтенең бөек шәхесләренә багышланган китап әзерлиләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57