(23 август, 2016 ел) Россиянең танылган сценографы, Россиянең атказанган рәссамы Виктор Герасименко Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленә декорацияләр ясау, сәхнә бизәү эшләрен октябрьдә төгәли.
Шоуны куючы рәссам ел дәвамында фестиваль өчен эскизлар әзерләү белән мәшгуль булды. Читтән торып идарә ителә торган конструкция-трансформер «Үзгәреш җиле» фестивале декорацияләре нигезен тәшкил итә, ул Казан сәхнәсендә июньдә сынап каралды.
РФ Театр әһелләре һәм Мәскәү рәссамнар берлекләрендә әгъза булып торган Халыкара мәгълүмат академиясе академигы Виктор Герасименко сәнгатьнең төрле жанрларында эшли: театр һәм концерт сценографиясе, станокта башкарылган рәсем, графика. Герасименко Россиянең төрле шәһәрләрендә (Мәскәү, Пермь, Казан, Екатеринбург, Уфа, Сарытау, Ижау, Рязань, Грозный, Ярославль, Кострома һ.б.) 150дән артык опера, балет, драматик спектакльләр куйган кеше.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры белән 1986 елдан бирле хезмәттәшлек итә.
“Моннан 5 ел элек Казанга килеп, «Аида» спектаклен Юрий Исакович Александров белән берлектә куйдым. Шушы вакыттан бирле мин театр белән хезмәттәшлегемне дәвам иттерәм, һәм шундый команда белән эшләвемә чиксез шатмын. Шул вакыттан бирле берничә спектакль куйдым: «Севильский цирюльник», «Трубадур», «Дон Кихот» һәм башкалар. Хәзер исә «Пиковая дама»ны Шаляпин фестиваленә эшлибез, аннары милли опера әзерлибез. Мин хәзер үк тә 2018 нче елга чакырулы”, — дип сөйләде сценограф фестиваль концертлары репетицияләре арасындагы тәнәфестә.
“Мин шактый күп проект эшлим, ләкин бу проектка мин үзем татар булган кебек мөнәсәбәттә, аңлыйсызмы, — дип билгеләп үтте Виктор Герасименко. — Тумышым белән үзем Рязаньнан, минем дә тамырларым буйлап, мөгаен, татар каны ага торгандыр”.
Мәскәүнең Е.В.Колобов исемендәге Яңа опера театры баш рәссамы, “Үзгәреш җиле” проектында зур канәгатьлек белән эшлим, дип таный. Музыка, хәтта этнографик музыка 2016 елда бөтенләй башка яңгырашлы булырга тиеш дип саный рәссам.
— Без элеккеге чордагы энтографик костюмнар эшләү, яңадан кайтару белән шөгыльләнә алмыйбыз, билгеле, без заманча кеше карашыннан торып ул костюмнарны эшлибез. Шуннан башка ул әсәрләрнең киләчәге юк. Без аларны гел камилләштереп торырга, заман белән бергә атларга һәм аны бүген ничек тоемласак, шулай кабул итәргә тиешбез. Ә бүген хис-тойгылар һәм тоемлаулар 100-200 ел элеккеге кебек түгел.
“Үзгәреш җиле” фестивале костюмнарын бәяләп, Виктор Герасименко аларның кайберләре буенча эшләргә кирәк, диде. Декорацияләрдә “туры” этник татар элементлары юк: “Ләкин барыбер лалә, гөмбәз, барыбер рухка туры килә торган ниндидер конструкция. Менә шушы татар көйләренә хас үтә күренмәлелек, ниндидер илһамлык — болар булырга тиеш, аңлыйсызмы”, — ди ул.
“Үзгәреш җиле” татар җыры фестивален куючы рәссам фикеренчә, декорацияләрдә ниндидер җиңеллек, бәллүрлек, татар җырына хас илһамлык булырга тиеш. Эшкә керешкәнче, Мәскәү рәсамы татар символикасын ныклап өйрәнгән һәм чәчәк образына тукталырга булган. “Без бүген яңа талантлар ачабыз, япь-яшьләрне чыгарабыз. Чәчәк бөресе кебек итәсе килде. Чәчәк бөредән ачылып, яңа талантны дөньяга чыгара”, — дип сөйләде әңгәмәдәш.
Рәссам-куючы сүзләренчә, декорацияләрдә яктылык эффектлары күп була, конструкция борыла, ачыла, оркестр музыкасына хәрәкәт итә торган итеп эшләнә. Анда нинди дә булса төскә өстенлек бирелми. Рәссам декорацияләрне һәр җырга алыштырырга, яраклаштырырга булган. Ә җырлар ул концертларда 50ләп булачак.
Искәртеп үтәбез: “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале концертлары 5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Тататр дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә куела. Билетлар 6 сентябрьдә сатуга чыгарыла.