Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Владимир Путин: “Бүген Россия халыкара террорчылыкка каршы ачык, турыдан-туры көрәш алып барганда да без ышанычлы төстә эш итәбез”

Владимир Путин: “Бүген Россия халыкара террорчылыкка каршы ачык, турыдан-туры көрәш алып барганда да без ышанычлы төстә эш итәбез”

admin 04.12.2015

(3 декабрь, 2015 ел) «Без барлык каршылыкларга җавап бирәчәкбез, иҗади һәм җәтиҗәле эш итеп, гомуми иминлек һәм Россия бәрабәренә көч куячакбыз», — дип белдерде президент.

Безнең киләчәк үсеш буенча хәлиткеч сайлау юлы белән берничә тапкыр очрашкан булды. Чираттагы мондый сызыкны без 2014 нче елда Кырым белән Севастопольның Россиягә кушылуы вакытында уздык. Россия үзен меңьеллык тарихка, бөек традицияләргә ия көчле, мөстәкыйль дәүләт буларак танытты – бүген РФ Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына юлламасының азагында шундый сүзләр әйтте.

“Бүген Россия халыкара террорчылыкка каршы ачык, турыдан-туры көрәш алып барганда да без ышанычлы төстә эш итәбез. Карарлар кабул итеп, аларны чынга ашырабыз, безнең алда торган бурычларны үзебез генә бердәм булып хәл итә алуыбызны аңлыйбыз”, — дип билгеләп үтте Илбашы.

Шул ук вакытта, Президент әйтүенчә, Россия ул – нык үзгәреп торучан глобаль дөньяның бер өлеше. “Без эчке һәм тышкы проблемаларның катлаулылыгын аңлыйбыз. Теләсә нинди үсеш юлында киртәләр, кыенлыклар бар. Без барлык каршылыкларга җавап бирәчәкбез, иҗади һәм нәтиҗәле эш итеп, гомуми иминлек һәм Россия бәрабәренә көч куячакбыз. Бергә алга барып, һичшиксез, уңышка ирешәчәкбез!” – дигән сүзләр белән тәмамлады Путин юллама белән чыгышын.

Мәгълүмат  http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57