(1 апрель 2015) Документ Президент сайтына урнаштырылган. Яңа ведомство вазифалары гади агентство вазифаларыннан күпкә киңрәк. Ә функциональ бурычлары ягыннан ул министрлыкка тиңләшә. Милләтара мөнәсәбәтләрдә, этноконфессия өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, Рәсәй халыкларының бердәмлеген ныгыту һәм аларның этно-мәдәни үсешен тәэмин итү — Ведомствоның төп бурычы әнә шулардан гыйбарәт. Болардан тыш ведомство максатка юнәлтелгән федераль программаларны, этникара, конфессияара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләрне дәүләт күләмендә күзәтчелек астына алачак.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 8 сентябрендә Рәсәй Президенты Владимир Путин Рәсәй халыкларының этно-мәдәни үсеше өчен җаваплы булган Төбәкләр үсеше Министрлыгын бетерү турындагы Указга кул куйган иде. Министрлыкны бетерү турындагы документтан күренгәнчә, ул дәүләт идарәсе системасын тагын да камилләштерү максатыннан эшләнде. Министрлык функцияләре икътисади үсеш, финанслар министрлыгы, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, мәдәният, юстиция министрлыкларына тапшырылган иде. Агымдагы елның 13 мартында Путин милләтләр эшләре буенча Федераль агентство төзү кирәклеге турында белдерү белән чыкты. Рәсәй хөкүмәте милләтара, конфессияара мәсьәләләрне үз кулына алырдай әлеге оешманы төзү буенча бер ай вакыт эчендә Президентка үз тәкъдимнәрен кертергә тиеш иде.