Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Ягымлы яз» Тукайга багышлана

«Ягымлы яз» Тукайга багышлана

admin 29.03.2016

(29 март, 2016 ел) Казанда «Ягымлы яз» милли иҗат Казан фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә Татарстанның гына түгел, бөтен Россия, хәтта чит ил студентлары да катнашырга мөмкин.

Казан мэриясе, Казан шәһәре Башкарма комитеты Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Казан яшьләре» оешмасы үткәргән шушы бәйге профессиональ белем бирү учреждение, вузларда укучыларга юнәлтелгән.

Бәйгенең тарихына күз салсак, татар халкы үзенчәлеген, милли сәнгатьне чагылдырган фестиваль беренче тапкыр 1992 елда уздырыла. Быел исә ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 елга багышланган.

Фестиваль программасы «хореография», «вокал», «театр», «мода театры», «шигъри әсәрләр авторлары бәйгесе» юнәлешләре буенча уздырыла. Шулай ук фестиваль дәвамында ел саен «Ягымлы язбикә»не дә сайлыйлар.

Жюрины Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова җитәкли. 24 еллык тарихы дәвамында «Ягымлы яз»да татар эстрадасы «йолдыз»лары  беренче адымнарын ясаган. Рөстәм Закиров, Раяз Фасыйхов, Алсу Хәбибуллина, Ильвина – әнә шундыйлардан.

Катнашу өчен гариза бирү кампаниясе 12 апрельгә кадәр дәвам итә. Татарстан республикасы районнарыннан, Россия төбәкләреннән, чит илләрдән булган катнашучылар читттән торып үткәрелә торган этапта катнашу хокукына ия. Моның өчен бары тик электрон формадагы гаризаны тутыру, конкурс программасына югары сыйфатлы видеоязманы фестивальнең оештыру комитетына 2375992@bk.ru адресына юлларга кирәк.

Фестивальнең сайлап алу туры 20 апрель көнне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узачак. Бәйгенең гала-концертында узган елгы җиңүчеләр дәрәҗәле кунаклар буларак катнашачак. Фестивальнең төп чарасы 21 апрельгә билгеләнгән.

http://intertat.ru

Продолжить чтение

Назад: Татарстан язучылары әсәрләре Лондонда басыла торган альманахта дөнья күргән
Далее: Европа татарлары Чехиядә очраша

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57