Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе Халыкара туган тел көне кысаларында «Минем яраткан Әлифбам» мәдәни-белем бирү программасын үткәрде.
Мәктәпнең 16 тел бүлеге укучылары «Әни» һәм «әти», «әби» һәм «бабай», «апа» һәм «абый» сүзләренең төрле телләрдә ничек язылуы буенча бер-берсенә мастер-класс үткәрделәр, төрле алфавитлар һәм аның үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
Программа ахырында балалар туган телләрендә иҗат номерларын башкардылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге