Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Якшәмбе мәктәбе укучылары ЭЭМ музеенда булып кайтты

Якшәмбе мәктәбе укучылары ЭЭМ музеенда булып кайтты

admin 02.05.2023

Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең актив укучылары Казан шәһәрендәге Эчке эшләр министрлыгы музеенда булды. Балалар өчен Татарстан Республикасында хокук саклау органнары булдырылу турында кызыклы экскурсия оештырылды.

Эчке эшләр министрлыгы музее Казанда Эчке эшләр министрлыгының эш тарихы турында сөйли. Экспозиция вакыт аралыкларына бүленгән, аларның һәрберсендә узган гасырда кылынган төрле җинаятьләр турында сөйләнелә, тәртип хезмәткәрләренең көнкүреш әйберләре һәм дәлил материаллары күрсәтелә.

Барлык экспонатлар да пыяла астында түгел. Биредә полиция хезмәткәре каретасы, бишекле мотоцикл, заманча полиция машинасы, борынгы төрмә камерасы кыяфәте, әле дә эшләүче чын иске телефоннар да бар, тикшерүче кабинеты да ачык. Аерым экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган.

Экскурсия тәмамланганнан соң балалар белән патриотизм темасына әңгәмә оештырылды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57