Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Якутиянең Татар үзәге һәм Татарстанның Дуслык йорты килешү төзеде

Якутиянең Татар үзәге һәм Татарстанның Дуслык йорты килешү төзеде

admin 25.06.2022

Якутск шәһәренең А.Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортында татарстанлылар катнашында тантаналы чаралар узды. Алар Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында оештырылды.

Мисалга, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан әзерләнгән «Кадрда: Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты» фотокүргәзмәсе ачылды. Тантаналы ачылышта катнашучыларны А.Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йорты директоры Антонида Корякина һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сәламләде.

Алга таба «Гражданлык җәмгыяте институтлары һәм хакимият органнары арасында үзара бәйләнештә Халыклар дуслыгы йортларының роле» темасына түгәрәк өстәл узды. Биредә Россия халыклары Ассамблеясы, Евразия халыклары Ассамблеясы, Татарстан һәм Якутия Дуслык йортлары, башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм коммерциячел булмаган оешмалар лидерлары җыелды.

Хөрмәтле кунак, Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Светлана Смирнова Татарстан һәм Якутия Дуслык йортларының алдынгы эшен билгеләп үтте:

«Сез милли сәясәт өлкәсендә флагманнар булып торасыз, алдынгы тәҗрибәләрне трансляциялисез. Халыклар Ассамблеясы Якутиядә башлангыч алды, ул илдә мондый оешма барлыкка килгәнче үк Россиядә беренчеләрдән булып оештырылды һәм ил төбәкләре өчен үрнәк булып тора».

Очрашу нәтиҗәсендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән Саха Республикасы (Якутия) «Туган як» татар мәдәни үзәге рәисе урынбасары Игорь Абзалетдинов ике оешма арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Кулаковский исемендәге дуслык йорты материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57