Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Якутиянең Язучылар берлеге татар поэзиясен якут теленә тәрҗемә итәргә ниятли

Якутиянең Язучылар берлеге татар поэзиясен якут теленә тәрҗемә итәргә ниятли

admin 09.12.2016

(9 декабрь, 2016 ел) Якутиянең Язучылар берлегендә киләсе елда заманча татар поэзиясен якут теленә тәрҗемә итеп, антология чыгарырга ниятлиләр. Бу хакта Якутия язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан һәм Якутия язучылары арасындагы иҗади элемтәләрне Якутиядә ике елга бер тапкыр оештырылучы “Благодать большого снега” Халыкара поэзия фестивале ныгыткан. Нәтиҗәдә, күптән түгел Татарстан китап нәшриятында “Төрки әдәбият” сериясе кысаларында, Якутиянең халык шагыйре Наталья Харлампьеваның татар телендә җыентыгы дөнья күрде. Аның төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен татар теленә нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәехов тәрҗемә иткән.

Киләчәктә Татарстанда Якутиянең халык язучысы Василий Яковлев-Даланның да “Северные легенды” китабын татарчага тәрҗемә итү планнары бар.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57