(10 апрель, 2017 ел) Татарстанның Яңа Чишмә муниципаль районында күптән түгел генә оешкан Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге тарафыннан төрле чаралар үткәрелде.
7 апрель көнне «Мы вместе — Без бергә» фестивале йөзләгән бала һәм яшьүсмерне бергә җыйды. Чарада Яңа Чишмә районында яшәүче халыкларның костюмнары, музыкаль номерлары, милли ризыклары тәкъдим ителде.
8 апрель көнне Яңа Чишмәлеләр «Тоталь диктант» россиякүләм акциясенә кушылдылар. Рус телен ни дәрәҗәдә белүләрен 5 оешмадан 19 кеше тикшереп карады.
Ә акция алдыннан әрмән телен өйрәнү буенча беренче дәрес оештырылды. Дәресне үз әти-әниләре белән килгән бабалр өчен педагог Наира Сагинян үткәрде. Бу көнне Халыклар дуслыгы Йортында әрмән диаспорасы почмагын булдыру хакында да карар кабул ителде. Биредә әрмән халкы өчен хас булган көнкүреш әйберләре урнаштырылачак.
Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеген һәм Яңа Чишмә районының Халыклар дуслыгы Йортын рәсми рәвештә Ассамблея Советының чираттагы күчмә утырышында тәкъдим итәчәкләр.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының мәгълүмат үзәге