Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Яңа татар җыры» конкурсының сайлап алу туры Дуслык йортында узды

«Яңа татар җыры» конкурсының сайлап алу туры Дуслык йортында узды

admin 19.12.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Р.Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов җитәкчелегендә «Яңа татар җыры III» конкурсының сайлап алу туры узды.

«Яңа татар җыры» конкурсы — Ваһапов фондының татар милләтеннең хәзинәсе булган моңлы, сыйфатлы, яңа җырлар булдыру, киләчәк буынның иҗади мирасын баету, татар җырларын камилләштерүгә юнәлдерелгән проекты.

Журналистлар өчен оештырылган пресс-конференция барышында быел конкурска 200 гариза килүе турында әйттеләр. Катнашучылар арасында танылган авторлар да, исемнәре билгеле булмаган яңа йөзләр дә бар. Конкурста яшь буенча һәм географик чикләүләр юк.

Сайлап алу ике номинация буенча узды: «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры». Катнашучылар җырларны татар телендә башкардылар. Алар белән составына Татарстанның Халык шагыйрьләре һәм артистлары, танылган җырчылар, композиторлар һәм музыканлар кергән жюри эшләде.

Конкурсның гала-концерты 2023 елның 18 мартында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57