Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яңа төзелгән Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантанасына Илбашын көтәләр

Яңа төзелгән Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантанасына Илбашын көтәләр

admin 23.09.2015

(23 сентябрь, 2015 ел). 23 сентябрь көнне, Корбан гаете алдыннан, Мәскәү җәмигъ мәчете ачыла. Аны ачу тантанасында РФ Президенты Владимир Путин катнашыр дип көтелә. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тарихка кереп калачак һәм ил башкаласындагы мөселманнар өчен аеруча мөһим булган чарада Ислам дәүләтләре башлыкларының, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм башка бик күп югары даирәләрнең катнашуы көтелә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүмат буенча, әлеге вакыйга уңаеннан, нәзарәт рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бүген Мәскәүгә барган.

Яңа төзелгән мәчетнең гомуми мәйданы 18,9 мең кв метр тәшкил итә. 6 катлы әлеге гыйбадәт йорты мәхәллә кешеләре, шул исәптән физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Мәчеттә 7 лифт эшли. Аның гөмбәзенең биеклеге – 46 метр, диаметры – 27 метр. Яңа җәмигъ мәчетендә берьюлы 10 меңгә кадәр кеше гыйбадәт кыла ала. Аны торгызуга үзләреннән өлеш керткәннәрнең исемнәре җәмигъ мәчетенең Алтын китабына язылган.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57