Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Дуслык һәм Татулык дәресләре» узды

Дуслык йортында «Дуслык һәм Татулык дәресләре» узды

admin 30.09.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Дуслык һәм Татулык дәресләре» проектының көзге этабы башланды. Бу юлы дәрескә Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мәктәпләренең 7 сыйныф укучылары килде. (ФОТО)

Укучыларга Дуслык йорты буенча экскурсия оештырылды. Шулай ук алар Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән очраштылар, «Дуслык китабы» проекты белән таныштылар.

Алга таба дәрес кысаларында укучылар милләтара мөнәсәбәтләр темасына берничә кыска метражлы фильм карадылар, соңыннан фикерләре белән бүлештеләр. Дәресне алып баручының сорауларына махсус төсле карточкалар белән дә, телдән дә җавап бирделәр. Иң актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Дәрес ахырында егетләр һәм кызлар Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты артистлары катнашындагы күп милләтле концерт программасын карадылар.

Белешмә. «Дуслы һәм Татулык дәресләре» интерактив мәдәни-белем бирү проекты яңартылган форматта Дуслык йорты базасында 2016 елдан бирле чынга ашырыла. Дәресләрне үткәрү дәверендә Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни автономияләре эшчәнлеге, республикада яшәүче халыклар, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны саклау мөһимлеге турында 50 меңнән артык укучы белде.

Информационный центр ДДнТ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57