Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яңадан корылган Мәскәү Җәмигъ мәчете ачылу тантанасына мөселманнар җыела

Яңадан корылган Мәскәү Җәмигъ мәчете ачылу тантанасына мөселманнар җыела

admin 22.09.2015

(22 сентябрь, 2015 ел)  Корбан гаете алдыннан 23 сентябрьдә төзекләндерүдән соң Мәскәү Җәмигъ мәчете тантаналы рәвештә ачылачак.

Яңа комплексның мәйданы — 18,9 мең квадрат метр (искесендә барлыгы 964 квадрат метр иде). Хәзер Мәскәү Җәмигъ мәчете 10 мең кешене эченә сыйдыра алачак. Мәчет төзелеше берничә елга сузылды. Яңартылган мәчет бинасы алты катлы. Анда 7 лифт эшләячәк, гөмбәзе биеклеге —  47 метр, диаметры — 27 метр. Төзелешкә матди ярдәмне гади мөселман халкы да, кардәш мөселман илләре дә күрсәте. Аеруча зур күләмдә Төркия һәм Казахстан булышканнар.

Мәчет ачылу тантанасына күп санлы мәртәбәле кунаклар киләчәк дип көтелә. Матбугат чаралары бәйрәмгә килүчеләр арасында Россия Президенты Владимир Путин, Төркия Президенты Рәҗәп Таип Эрдоган, Палестина лидеры Мәхмүт Аббас исемнәрен атый.

Бәйрәм чараларына Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашачак.

Мәгълүмат http://tatar-congress.org сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57