(19 апрель, 2016 ел) Казан Кремлендә урнашкан Ислам мәдәнияте музее үзенчәлекле экспонатка ия булды. Токиода яшәүче милләттәшләребез Татарстанга Казан Коръәненең Токиода 1934 елда репринт ысул белән бастырылган нөсхәсен бүләк иттеләр.
Ислам мәдәнияте музеена тапшырылган изге басма Токио, Киджу һәм Тайкиу калаларындагы татар җәмгыятьләре туплаган акча хисабына дөнья күргән булган.
1803 елдан алып 1917 елга кадәр Казанда Коръән күп мәртәбәләр нәшер ителгән. Мөселманнарның 1803 елда чыккан изге китабы беренче басма буларак данлыклы. Хәзерге чорда да укыр өчен иң җайлысы дип исәпләнә. XX-XXI гасырлар чигендә илебездә шактый күп репринт басмалар дөнья күргән.
Чит илдәге репринт басмалардан озак вакытлар Һельсинкида һәм Гарәп Әмирлегендә нәшер ителгәннәре генә билгеле иде. ИРСИКА ОИК тарафыннан башкалабызның 1000 еллыгына бастырылган Казан Коръәне әлегә кадәр бердәнбер факсимиль репринт булып саналды. Токиодагы басма билгесез иде, ди белгечләребез. Ул Япониядәге татар җәмгыятенең беренче узаманы һәм имам-мөдәррис Мөхәммәт Габделхай Корбангалиның турыдан-туры катнашы белән әзерләнгән. Аны 1913 елда Казанда “Матбагаи Кәримия”дә (Кәримовлар басмаханәсендә) чыккан нөсхәгә нигезләнеп эшләгәннәр. Токиодагы репринт басма — Япониядә дөнья күргән тәүге басма Коръән. Шуңарчы япон теленә тәрҗемә ителгән аерым өзекләр генә чыккалаган. Әлеге басманың кайбер нөсхәләре япон императорына бүләк ителгән һәм Мисыр, Әфганстан, Гыйракны да кертеп 33 илгә җибәрелгән. Ул бик киң таралыш алып татар мөһаҗирләре арасында гына түгел, бәлки бөтен Япония һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре мөселманнарына да яхшы билгеле булган. Шул рәвешле, Япония тарихында безнең көннәргә кадәр 1934 елгы шушы басма оригинал телендә мөселманнарның үз көче белән бастырылган бердәнбер Коръән китабы булып кала бирә.
Әлеге изге китап Казанның атаклы сәүдәгәрләре һәм меценатлары Апанаевлар гаиләсенең дәвамчыларында сакланган. Әхмәд Апанаев (1901-1971) Япониягә эшкуарлык миссиясе белән барган була. Токио каласында 1920 елларда урнашып та калган. Әхмәд Апанаев Гаяз Исхакый белән дә таныш булган. Язучы Токиога чыккан вакытларда, аның ярдәмчесе һәм тәрҗемәчесе дә булганлыгы мәгълүм. Коръән китабында Әхмәд Апанаевның әлеге изге китапны 1940 елда “Бөек Япониядәге мөселман ассоциациясендә 10 йенга сатып алганы” турында язма бар.
— Узган ел ахырында Япониядә татар мәдәнияты көннәре узган иде. Шул вакытта без Токиода яшәүче бер туган Әнвәр һәм Булат Апанаевлар белән таныштык. Алар бу Коръәнне (Токио басмасын) безгә тапшырганнар иде. Бу басма 1934 елда Токиода татарлар нигез салган «Матбуга исламия»да басылган һәм Токиода беренче мәртәбә басылган Коръән булып тора. Әһәмияте шунда: 1913 елгы басмасының Казан күчерелмәсе – нәкъ бу басма Япония императорына тәкъдим ителгән. Коръән басу һәм мәчеткә беренче нигез салу татарлар тырышлыгы белән исламның таралуына зур этәргеч булган. Токио басмасы татарлар яшәгән илләрдә киң таралган. Мәсәлән, Финляндия, Польшада аны киң кулланганнар. Үз ватаныннан аерылган татар мөһаҗирләре ислам рухын сакларга тырышканнар, – ди Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Марат Гыйбатдинов.
Ерак илләрдән кайткан изге ядкәр музей экспозициясенә куелганчы, консервацияләү, реставрацияләү узачак. Марат әфәнде белдергәнчә, китапның тышлыклары күннән һәм ул шактый таушалган, кулга да еш тотарга ярамый. Ә реставрацияләүдән соң экспозициягә куелачак, димәк океан артыннан кайткан бүләкне һәркем үз күзләре белән күрә алачак.
Мәгълүм булганча, узган ел Япониядә беренче мәчет төзелүгә быел 80 ел тулган иде. Кобе шәһәрендә урнашкан бу гыйбадәтханәне ачуда Япониядәге татар диаспорасы вәкилләре дә зур көч куйган. Истәлекле вакыйга уңаеннан Татарстан галимнәре Япониядә булып кайттылар. Алар анда татарларны өйрәнүче галимнәр белән дә очрашты. Аларның фәнни юнәлешләре, тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштылар. Уртак проектлар турында да сүз булды. Татар җәмгыяте һәм Япония җәмгыяте үрнәгендә традицион җәмгыять үзгәреше тикшерелде. Быел август аенда Татарстан Япониянең унлап галимен каршы алырга җыена. Казанда узачак очрашу вакытында рухи культурага һәм ике ил арасындагы фәнни, мәдәни багланышларга нисбәтле мәсьәләләр каралачак.