Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яр Чаллы шәһәрендә Дуслык Йорты рәсмиләштерелде

Яр Чаллы шәһәрендә Дуслык Йорты рәсмиләштерелде

admin 03.03.2015

(3 Март 2015) Яр Чаллы шәһәренең “Чишмә” Халык мәдәни үзәге халыклар Дуслыгы Йорты итеп үзгәртелде.
“Чишмә” Халык мәдәни үзәге ике дистәгә якын милли-мәдәни җәмгытьне берләштерә иде. Алар арасында мари, чуаш, удмурт, мордва, башкорт, әрмән, әзербайҗан, грузин һәм башка милли-мәдәни җәмгыятьләр бар. Әлеге җәмгыятьләр 1990 еллар башында ук оешып, чирек гасыр күпмилләтле Чаллы каласында милләтара дуслык-татулыкның төп гаранты булып хезмәт иттеләр. Ә «Чишмә» моннан 14 ел элек кенә мәдәни үзәк буларак теркәлде. Дуслык Йорты шәһәрнең башкарма комитеты рәисе Наил Мәһдиев карары белән рәсмиләштерелде. Милли җәмгыять рәисләре мондый гозер белән шәһәр хакиме белән очрашулар вакытында мөрәҗәгать иттеләр.
Агымдагы елда Дуслык Йортына капиталь ремонт ясау өчен шәһәр бюджетыннан 3,5 млн. сум акча бүлеп бирелде.
Информацион үзәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57